Ниятләр өметле
Әлмәтлеләр үз ишегалларын проектлауны дәвам итә. Ул нинди булырга тиеш? Нәрсәләргә игътибар юнәлдерергә? «Безнең ишегалды» программасының әзерлек этабы барлык сорауларга да ачыклык кертергә ярдәм итә. Әлеге программаны Татарстан Дәүләт Советы депутатлары тәкъдим итте, халык та бу мәсьәләгә уңай карашта булуын белдерде. Гафиятуллин урамындагы 29а, 29б, 31, 33 нче йортларда яшәүчеләр дә очрашуга теләп җыелды.